Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Аңына да килми кала: 18 яшьлек егет үлгән, тагын дүрт егет реанимациядә

Фаҗига төнлә булган

19 сентябрьгә каршы төндә Башкортстанның Стәрлебаш районында юл һәлакәтендә 18 яшьлек егет үлә, аның дүрт дусты җитди имгәнә, алар реанимациядә ята. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Башкортстан буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, «Лада Гранта» машинасы белән Салават шәһәрендә яшәүче 20 яшьлек егет идарә итә. Бер мизгелдә ул идарәсен югалта, машина юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана.

Фаҗига вакытында машинада биш егет була. Аларга 16-20 яшь. Егетләрне ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып китәләр. Табиблар тырышуга карамастан, кызганычка каршы, 18 яшьлек егет үлә. Ул аңына да килми кала.

Авария сәбәпләрен полиция хезмәткәрләре ачыклый. Якынча белешмә буенча, машина йөртүче егет исерек була, шуңа күрә идарәсен югалта, диелә бу хәбәрдә. Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев