Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Бабасы үз оныгын пычак белән кадап үтергән

Гаебе исбатланса, бу кешене егерме елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал

22 октябрьдә Ростов-на-Дону шәһәрендә 6 яшьлек малайны вәхшиләрчә үтергәннәр. Җинаятьне 59 яшьлек ир-ат — баланы бабасы кылган дип шикләнәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«КП» сайтының үз чыганагы хәбәр иткәнчә, баланы әти-әнисе бабасы янына кунакка китерә. Ләкин бабай бала белән шөгыльләнәсе урынга, аракы эчәргә тотына. Бабай кич буе эчә, аннары балага карата агрессия башлана. Бер мизгелдә бабай бөтенләй акылдан яза — ул пычак ала һәм сабыйга кадый башлый.

Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, ир-ат балага күп тапкыр пычак кадый. «Алган яраларыннан бала урында ук үлә. Урынны тикшерүчеләр карады, дәлилләр алынды. Экспертизалар билгеләнде», — дип аңлатканнар ведомствода.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат тоткарланган. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Гаебе исбатланса, бу кешене егерме елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев