Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Бәби ашына барышлары булган...

Такси яллап чыгып киткәннәр

Балык Бистәсе - Котлы Бөкәш юлында ике машина бәрелешү аркасында дүрт кешенең һәлак булуы турында язган идек. "Киа" автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, каршы як хәрәкәт итү  полосасына чыгып, "Лада" автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән. "Киа" хуҗасы да, "Лада" автомобиле  йөртүчесе һәм аның ике пассажиры да һәлакәт урынында  вафат булган. "Лада" машинасы пассажирлары - ирле-хатынлы Фәридә һәм Рафик Хашимовларның, парлашып, бәби чәенә барулары булган. Әмма аларга көтелгән җиргә барып җитәргә язмаган, юллары да, гомерләре дә өзелгән.

Фәридә апаның туганы, "Шәһри Казан"ның даими авторы Нәзирә Гыйззәтуллина "ШК"га сөйләгәнчә, ике туган апасы белән җизнәсе такси яллап чыгып киткәннәр. 

- Фәридә апа да, Рафик җизни дә Балык бистәсендә туып, шунда тигез, матур гомер кичергән, хезмәт иткән парлар. Ике балага төпле тәрбия бирделәр, алты оныклары бар. Бүген таксида туганнарына бәби ашына барырга чыкканнар. Каршыга чыккан "КИА" машинасы үзенең дә, калган өч кешенең гомерен өзгән...

Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын. Барыбыз да руль артында йөрибез, каядыр ашыгабыз. Аллаһ Тәгалә юл хәвефләреннән, башка хәвеф-хәтәрләрдән сакласын! - дип сөйләде ул. 

Фәридә ханымга - 60, тормыш иптәше Рафикка 61 генә яшь булган. 

"Киа" машинасы йөртүчесе турында мәгълүмат аз. 
- Бик матур, яшь егет. Ялгышмасам, Апас районыннан, диделәр. Эш буенча Балык Бистәсенә кайткан булган, - диде Нәзирә. 

"Лада" машинасын йөртүче таксист -  Балык Бистәсе кешесе. Нәзирәнең әйтүенчә, Ванил абый гомер буе руль артында йөргән тәҗрибәле машина йөртүче булган.

Сак булыгыз юлларда!

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев