Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Биш яшьлек бала 15нче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән

Баланың әти-әнисе өйдән беразга гына чыккан булган

Уфада биш яшьлек кыз бала 15нче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Интерфакс хәбәр итүенчә, фаҗига җомга көнне көндез шәһәрнең Елга яры буе урамындагы  25нче йортта булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, баланың әти-әнисе өйдән беразга гына чыккан булган. Бу вакыт эчендә кыз тәрәзә төбенә менә һәм тәрәзәдән егылып төшә. Алган җәрәхәтләрдән бала шунда ук үлгән.

Тикшерү-оператив төркем бәхетсезлек очрагы шартларын билгели. 

Чыганак 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев