Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Бу хакта искә төшерү авыр...

175 нче мәктәптәге фаҗигагә 40 көн

Бу хакта искә төшерү авыр, әмма шуңа карамастан хәтергә уеп калдыру өчен без бу кара көн хатирәсен гомердә дә онытырга тиеш түгел. 

Безгә гыйбрәт булсын өчен, 11 май көнне 175 нче мәктәптә    вәхшиләрчә үтерелгән укучылар һәм укытучыларның  әти-әниләре, якын туганнары, дуслары  бүген, 21 июньдә,  газизләре  үлемнәренең  40 нчы  көннәрен билгеләп үтә. Алар барысы 9 җан иде. 7 се – мәктәп укучылары, 2 се – укытучылар.  Балаларның 3 се – кыз, 4 се ир бала.  Мөселман дине буенча шундый истәлекле көн булгач,  җаннарына җиңеллек килсен өчен,   аларның исемнәрен дога  белән тагын бер кат язып үтәсем килә. Укучылардан Әмир Волков, Әмир Шәйхетдинов, Әмир Зарипов, Дамир Гайнетдинов, Илзия Нәгыймуллина,  Зөлфия Галимҗанова һәм Алисә Гарифуллина; укытучылары Венера Айзатова белән Эльвира Игнатьева. Аллаһы Тәгалә урыннарын җәннәт әйләсен!

Туган ягыбызга кайтканда, юлыбыз Биектау районының Олы Кавал зираты яныннан уза. Әмир Рамил улы Зариповның кабере зиратның яңа кушылган җирендә ерактан ук күренеп тора. Үткән саен шәһит киткән егет рухына дога кылабыз.

Җан кыючы вәхши турында җитәрлек язылды, шунысын гына өстәп әйтә алам: ул бу якты дөньядан  үз үлеме белән китә алмаячак. Андый нәкәсләрне Җир — ана озак күтәреп йөртми.

Ирек Нигъмәти, Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев