Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Электричкага бәрелгән машинада ике кеше һәлак булган (ВИДЕО)

Авария сәбәпләре ачыклана

5 март иртәсендә Башкортстанда Карламан һәм Приуралье станцияләре арасында җиңел машина электричкага бәрелгән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Уфа.Онлайн» хәбәр итте.

7737 номерлы электричка пассажирларсыз гына Инзердән Стәрлетамакка бара. Иртәнге сигездә Куйбышев тимер юлының 22 нче километрында көйләнми торган кичүдә электричкага «Лада Калина» машинасы бәрелә.  

Полиция хезмәткәрләре белешмәсе буенча, машина белән идарә итүче ир-ат, салондагы олы яшьтәге хатын-кыз пассажир урында ук һәлак була. Тагын бер кеше җитди имгәнә.

«Машина эчендә кысылып калган кешеләрне коткаручылар чыгара. Ягулык түгелмәгән. Авария сәбәпләре ачыклана», — дип сөйләгәннәр ведомствода.

Стәрлетамакның Транспорт прокуратурасы тикшерү эшләрен башлаган.

«Башинформ» агентлыгы фаҗига урыннан кадрларны күрсәтте. 

Чыганак

Фото: Башкортстан буенча ЮХИДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев