Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында төнлә фаҗига булган (ФОТО)

    Авариядә кеше һәлак булган

    Әгерҗе районында Рус.Шаршадысы белән Наҗар арасында юлда җиңел машиналар бәрелешеп, бер кеше һәлак булган. Бу хакта "Татар-информ"га авария шаһитлары хәбәр итә.

    76 яшьлек "Лада Калина" шоферы каршы як полосага чыгып, "маңгайга-маңгай" башка машина белән бәрелешә. Ике машинага да зур зыян килә.

    Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Лада Калина" йөртүчесе шунда ук вафат булган, пассажирны һәм икенче җиңел машина йөртүчесен хастаханәгә авыр җәрәхәтләр белән алып киткәннәр.

    Вакыйгалар урыныннан шаһитлар фотосы
     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: