Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Әгерҗедән ерак түгел урнашкан торак йортта янгын вакытында пенсионер һәлак булган

Шушы көннәрдә Әгерҗедә дә янгын булды

Удмуртиянең Кече Пурга районында торак йорт янган. Фаҗигадә кеше һәлак булган. Россия Тикшерү Комитетының УР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгынның сәбәбе – исерек хәлдә тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү.

Янгын 30 ноябрь көнне 4.50 сәгатьтә Пытцам авылының Үзәк урамында булган. Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, 61 яшьлек ир өйдә ялгызы яшәгән, начар хәрәкәтләнгән, өстәвенә спиртлы эчемлекләр кулланган. Янгын алдыннан ул шулай ук хәмер сатып алган булган.

Белгечләр вакыйга урынын тикшереп, суд-медицина һәм янгын-техник экспертиза билгеләгәннәр. Бу хәлнең нечкәлекләре ачыклана.

Шушы көннәрдә Әгерҗенең үзендә дә зур янгын булды. Бәхеткә, анда корбаннар юк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев