Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Ике айлык бала коронавирустан үлгән

Табиблар баланың ике як үпкәсенең дә ялкынсынуын ачыклаган

Сабый үпкәсенең 60 проценты инфекциядән зыян күргән, ул бер атна дәвамында ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган хәлдә яткан.

Новосибирскида ике айлык кызчык коронавирустан вафат булган. Нарасыйны 3нче шәһәр балалар клиник хастаханәсе табиблары күпме генә тырышсалар да, коткарып кала алмаган. Әнисе әйтүенчә, нәнине үпкәсенең 60 проценты инфекциядән зарарланган хәлдә хастаханәгә салганнар, дип яза KAZANFIRST.

Кайгыга дучар булган ана социаль челтәрләрдә сабыеның үләр алдыннан ИВЛда ятуы турында язган. Табиблар баланың ике як үпкәсенең дә ялкынсынуын ачыклаган.

Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы да нарасыйның үлүен раслаган. Шул ук вакытта кызчыкның тәгаен үлеме сәбәбен паталогоанатомик экспертиза нигезендә (45 көнгә сузылырга мөмкин) билгеләнәчәге әйтелгән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев