Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ике җиңел автомобиль бәрелешкәннән соң өч кеше имгәнгән

    Авария кичә Званка авылы янында булган

    Татарстанда ике җиңел автомобиль кара-каршы бәрелешкәч, бер ир-ат һәм ике яшүсмер зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

    Кичә кичке алтылар тирәсендә Званка авылы янында, «Царево» торак комплексына җитәрәк, «Рено» һәм «ДЭУ» автомобильләре юлны бүлешә алмаган.

    Нәтиҗәдә, ике машина да юл читенә төшеп киткән.

    «Авариядә ким дигәндә өч кеше зыян күргән — ике шофер һәм „ДЭУ“ автомобилендәге пассажир. „Рено“ ның йөртүчесе — 40 яшьләр тирәсендәге ир-ат. Корея автомобилендә яшүсмерләр барган, аларга 17-18 яшьләр тирәсе», — дип искәртте авариянең шаһитлары.

    Чыганак

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: