Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Ике нәни бала янгында һәлак булган

Әнисе бәби табарга китте, әтисе — кибеттә

Владивосток шәһәрендә 2 мартта кич белән 25 катлы йортның 21 катында урнашкан фатирда янгын чыга. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр төтен баскан бинадан 14 кешене эвакуацияли. Дүрт баланы ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә озаталар. Ике бала бик җитди имгәнгән, алар хастаханәдә үлә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Бу йортта яшәүчеләр сүзләренчә, мәрхүмә кызның әнисе бала тудыру йортында, ул бәби табарга киткән, әтисе исә кибеттә булган. Һәлак булган икенче бала — бу гаиләнең туганнан туганының малае булган. 

Якынча белешмә буенча, янгын бер фатирда индукцион плитә шартлау нәтиҗәсендә килеп чыккан. Балалар күрше фатирда булган, алар ис газы белән агуланган.

Янгын сүндерүчеләр һәм ашыгыч ярдәм машиналарына ишегалдында парковкада тора торган автомобильләр комачаулаган.

Шаһитлар йортның этажларында гидрантлар белән проблемалар булуын да сөйли. Коткаручылар янгын сүндерү җайланмаларын баскычтан тартып алып менәргә мәҗбүр булган, диелә бу хәбәрдә. 

Россия Тикшерү комитетының Приморье өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

Тикшерүчеләр вазифаи затларның гамәлләренә хокукый бәя бирәчәк. «Владивостокның Нейбут урамындагы 25 катлы йортта 2 мартта янгында балигъ булмаган ике бала үлү сәбәпле, йорты эксплуатациягә кертү, аннары планлы тикшерүләрне башкарган вазифаи затларга карата тикшерү оештырылды», диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә. 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев