Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Интернеттагы хатларын укыгач, Татарстанда яшәүче ир хатынын буып үтергән

    Фаҗига шушы көннәрдә булган

    4 декабрьдә төнлә белән Югары Ослан районының Татар Борнашы авылында фаҗига була. Биредә 38 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. Аны буып үтергәннәр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

    Әлеге хәлдән соң, «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Оперативниклар бу хатынның 37 яшьлек ирен тоткарлыйлар.

    Тикшерү версиясе буенча, ир белән хатын салып утырганда, талаша башлыйлар. Моңа кадәр ир хатынының социаль челтәрләрдә аралашуын укый. Шул сәбәпле ул хатынын үтерә, диелә хәбәрдә.

    Чыганак

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: