Ир белән хатын үз фатирларында сөрем газы белән агуланып үлгән
Хатын-кызга — 45 яшь, ир-атка 48 яшь булган
Казанда Короленко урамында ир белән хатын үз фатирларында сөрем газы белән агуланып үлгән. Аларны туганнары тапкан. Хатын-кызга — 45 яшь, ир-атка 48 яшь булган.
Башлангыч версия буенча, алар сөрем газы белән агуланып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәрткәнчә, угар газының төп чыганаклары - төзек булмаган мичләр һәм башка газ приборлары, бассейндагы су җылыткычлары.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел башыннан Татарстанда 41 кеше сөрем газы белән агуланган. Аларның 15е - олы кеше, берсе - бала. Зыян күрүчеләр арасында - 75 зур кеше, шул исәптән 27 бала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев