Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Кайнатасы киленен атып үтергән

Күршеләре ярдәм итәргә өлгермәгән

Мәскәүдә 66 яшьлек пенсионер ир-ат киленен атып үтергән дип шикләнәләр. Аны кулга алганнар, тикшерү эшләре бара. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

22 сентябрьдә кич белән бу ир-ат ау мылтыгы ала һәм килененең өенә килә. Ул хатынның башына берничә тапкыр мылтыктан ата.

Сорау алганда бу кеше киленен куркытырга гына теләгән идем дип сөйли. Чөнки килен пенсионерның улыннан аерылган. Имеш, аерылышканнан соң бу хатын аларны мәсхәрә итә.

Үтерү коралын җинаять урыныннан утыз метр чамасы метр ераклыкта тапканнар.

Күрше-күлән борчыла, күз яшьләрен тыеп тора алмыйлар. Мәрхүмә хатынны подъездда барысы да диярлек белә һәм ярата.

Җинаять мәрхүмә Анна Г. яши торган фатир янында була. Анна кич белән кайтып килә. Шул чакта аны кайнатасы баскыч мәйданчыгында саклап тора, аның кулында мылтык була. Анна кайнатасын күрә, куркып кала. Ул күршеләргә йөгерә, ишекләргә шакый. Ләкин ярдәм килгәнче Анна һәлак була — үтерүче мылтыктан ут ача.

Кычкыруны, ату тавышын бөтен подъезд диярлек ишетеп тора. Кемдер баскыч төбенә чыга, ярдәм итәргә тели, ләкин инде соң була. Анна үлә.

Полицияне Аннаның юристы чакыра. Фаҗигагә берничә секунд алдан гына Анна адвокат белән телефоннан сөйләшә. Оперативниклар тиз арада урынга килеп җитә, берничә минуттан үтерүчене дә тоталар, ул шушы ук йортта яшәгән.

Җинаять урынында төшерелгән кадрлардан күренгәнчә, үтергәннән соң 66 яшьлек Николай Г. подъезд ишегеннән чыга. Ул үзен бик тыныч, берни булмагандай тота.

«Җинаятьне мәрхүмәнең элеккеге кайнатасы кылган. Мотивы — җинаятьтә шикләнелүченең улы һәм мәрхүмә арасында аерылышу процессы», — дип аңалткан Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Иванова.

Анна 9 миллион сум чамасы тора торган фатирны ире белән бүлешмәкче була. Бу процесс инде ике ел чамасы дәвам итә. Әлеге хәлләрне күршеләр дә белә. Фатирда Аннаның кайнатасы пропискада була, Анна үзе аерылышкач йортсыз калудан курка, шуңа күрә торак өчен ахыргача көрәшә. Ләкин ире дә, иренең әти-әнисе дә каршы була.

Анна турында күршеләре бары яхшы сүзләр генә сөйли, Николай турында исә яхшы әйтә алмыйлар. Пенсионер кайчакта үзен тәртипсез тота дип саныйлар. Ул инде күптән сәерләнгән, киленен эзәрлекләп йөргән. Ир-ат Анна эшли торган музыка мәктәбе янында да күренгәләгән.

Хәзер тикшерү эшләре бара. Николай гаебен танып күрсәтмә биргән, диелә хәбәрдә.

Фото: https://pixabay.com/

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев