Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Казанда әтисен үтереп, мәетен яшергән ир-атны хөкем итәләр

«Аны кичерү мөмкин түгел»

Яңа Савин районы судында 31 яшьлек Марат Галиәхмәтовның эшен карый башладылар. Тикшерү версиясе буенча, ир-ат быелның сентябрендә әтисен үтергән. Ызгышканда ул олы яшьтәге ир-атка ташлана һәм аңа ике пычак белән 14 мәртәбә кадый, әтисе вафат була. Соңыннан Галиәхмәтов әтисенең мәетен келәмгә төрә, пленка һәм скотч белән урый да, ятак астына яшереп куя. Ир-атның мәетен дүрт көн узгач кызы таба. Берничә сәгатьтән соң ук, үтерүдә шикләнеп, аның абыйсын кулга алалар.

Үтерелгән ир-атның кызы һәм күршедә яшәүче хатын-кыз утырыш башланганын бик борчылып көтте, алар журналистлар сорауларына җавап бирүдән кискен баш тартты, ә соңыннан бөтенләй почмакка ук китеп утырдылар.

Суд беренче булып гаепләнүченең сеңлесе Ләйсәннән сорау алды. Ул әтисе һәм абыйсы арасындагы мөнәсәбәтләрне сөйләде, өлкән яшьтәге ир-ат кинәт кенә юкка чыккан көнне тәфсилләп исенә төшерде. Хатын-кыз сөйләгәнчә, ул әтисе белән көн саен шалтыратышып торган — хатыны үлгәннән соң ир-ат кызының ярдәменә мохтаҗ булган.

«Бу хәлләргә бер көн кала әтигә шалтыраттым. Сөйләшкәннән соң без икенче көнне шалтыратышырга сүз куештык, әмма ул шалтырату булмады. Бер көн узгач мин борчыла башладым һәм аңа әллә ничә тапкыр шалтыраттым, әмма трубканы беркем дә алмады», — дип сөйләде һәлак булган ир-атның кызы.

Икенче көнне ханым иренең әтисе һәм абыйсы яшәгән фатирга барып килүен үтенә. Фатир бусагасында аны Марат Галиәхмәтов каршы ала — әтисенең телефоны ватылган һәм ул яңаны алырга чыгып китте дип аңлата. Бернидән дә шикләнмичә, Ләйсәннең ире кире өенә кайтып китә.

Тулырак укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев