Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Хатын өч ирен дә бер фатирда үтергән

Хәзер аны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Түбән Новгородта бергә яши торган ирен үтерүдә шикләнелгән хатынны кулга алганнар. Хатынның өченче ирен үтерүдә гаепләнүе хакында «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Коточкыч хәл Витебск урамындагы фатирларның берсендә 22 июль көнне була. Анда 62 яшьлек ирнең туган көнен бәйрәм итәләр. Кәеф-сафа корып утырганнан соң кунаклар таралышкан. Ир кеше 50 яшьлек хатынын күрше иргә көнләп, алар арасында низаг чыккан. Низаг вакытында хатын ирен үтергән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Хатын моңа кадәр дә шушы ук фатирда ике ирен үтергән булган. Хәзер аны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев