Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Косметологта процедура вакытында 54 яшьлек хатын-кыз вафат булган

Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше ачты

Йолдызларны пластик операцияләр өчен тәнкыйтьләгән хирургның пациенткасы липосакция вакытында үлгән.

Пятигорск шәһәрендә косметологта процедура вакытында 54 яшьлек пациентка вафат булган. Химик липосакция ярдәмендә хатын-кызның артык майларын алганнар. Якынча фаразлар буенча, ханым анафилактик шоктан вафат булган. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза. 

Әлеге процедураны «МаРусМед» шәхси клиникасында ясаганнар.

«Корсак зонасына мезодиссолюция ясау» алымы белән ханымның артык майларын алганнар.Бу операция вакытында тире астына майны тарката торган эремә кертәләр. Кагыйдә буларак, аны корсак, янбаш һәм ботлар тирәсендә проблемалар булганда кулланалар. Әмма, бу авырттыра торган процедура һәм җәрәхәтләнү куркынычы да зур. Бу операциянең кире тәэсир бирү куркынычы бик күп», — диелә хәбәрдә.

Химик липосакцияне клиниканың генераль директоры һәм бердәнбер белгече М.Б. ясаган. Элегрәк ул «табиб-дерматолог» һәм «пластик хирург» буларак чыгышлар ясый иде. Эксперт сезонлы киңәшләр бирә, «ботоскның могҗизалы файдасын» аңлата һәм йолдызларны тәнкыйтьли иде. Мәсәлән, Эвелина Бледансның күкрәге дә аның тәнкыйть утына эләкте.

Актриса ниндидер «аңлаешсыз хирург» белән вак-төяк өчен судлашып йөрергә теләмәвен әйткән иде. Әмма хәзер, пациент үлеменнән соң, экспертка җинаять җаваплылыгы яный.

«Ставрополь крае Тикшерү комитеты әлеге факт буенча „Саксызлык белән кеше үлеменә китергән хезмәтләр күрсәтү“ маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Хәзер әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклау һәм дәлилләр базасы туплау эшләре алып барыла», — дип хәбәр итте Ставрополь крае Тикшерү комитетының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча җитәкчесе урынбасары. 

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев