Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Коточкыч авариядә 1,5 яшьлек сабый могҗиза белән исән калган

Фаҗига Менделеевск районында булган

Татарстанда яшь ярымлык бала автокресло ярдәмендә куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә исән калган.

«Татар-информ»га кичә республиканың Менделеевск районында М7 трассасында «Мицубиси», «Фольксваген» һәм «КАМАЗ» зур йөк машинасы бәрелешкәнен республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авариядә Япония автомобилен йөртүче һәм аның 25 яшьлек хатыны зыян күргән. Шулай ук машинада автокреслода  яшь ярымлык сабый була. Бала дөрес итеп сайлап алынган җайланмада йөргәнгә күрә, бернинди җәрәхәтләр дә алмаган.

«Балалар өчен җайланмалар юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләр алу һәм үлем очраклары булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора», - дип искәрттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.  

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев