Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Күпкатлы йортта янгын чыккан

Янгын сүндерүчеләр ике хатын-кызны коткарган

Яшел Үзәндә яшәүче бер ханым төнлә ашарга пешергәндә дүрт катлы йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 3.53 сәгатьтә 112 бердәм номерына Татарстан урамындагы 24 нче йортның өченче катындагы фатирда янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Тиз арада дүрт катлы йорт янына янгын сүндерү хезмәткәрләре килә. 53 нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләрен йортта яшәүчеләр каршы алган һәм һәм фатир хуҗасының чыгып өлгерүен хәбәр итәләр. Ул вакытта өченче һәм дүртенче каттагы тәрәзәләрдән кара төтен чыга торган булган.

Янгын сүндерүчеләр йортны карап чыккан. Дүртенче катта ике хатын-кыз табылган, аларны битлекләр ярдәмендә урамга алып чыкканнар.

Нәтиҗәдә ике квадрат метр радиустагы кухня җиһазлары янып беткән. Алдан ачыкланганча, янгынның сәбәбе — ашарга пешергәндә хуҗабикәнең ут белән саксыз эш итүе. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев