Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Кыйнаган һәм салкында туңарга калдырган: әти кеше 2 айлык улын үтергән

Кече яшьтәге баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган

Свердловск өлкәсенең Турин шәһәрендә 23 яшьлек егет 2 айлык улын кыйнап үтергән. Ул яңа туган бала белән беренче тапкыр озак вакытка ялгызы гына калган була. Билгеле булганча, ир-ат кеше кыйнау һәм үтерү өчен хөкем ителгән булган. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Ул үзенең гаепле булуын кире какмый һәм хәтта үтерү сәбәбен дә атаган — аны баланың елавы ярсыткан һәм ял итәргә комачаулаган.

«Малайны 4 апрельдә үтергәннәр. Әнисе эшләре буенча чыгып киткән, ә улын әтисе белән калдырган. Ханым бер сәгать чамасы өйдә булмаган. Ул кайтканда баланың әтисе кухняда сыра эчеп утырган, ә бала памперс кына кигән килеш тәрәзәсе ачык бүлмәдә яткан була. Сабыйда яшәү билгеләре булмый. 18 яшьлек Анастасия бала өшегән дип уйлый һәм апасы янына бара. Апасы ашыгыч ярдәм чакырта», — диелә хәбәрдә.

6 апрельдә баланы ярып карыйлар. Экспертиза баланың тәнендә имгәнүләр булуын ачыклый. Аның баш сөяге сынган һәм баш мие шешенгән була. Малайның әтисе тикшерүчеләргә күрсәтмәләр биргән.

«Ул малайның башына ике учы белән дә ике тапкыр суккан, шулай итеп аны елавыннан туктатырга теләгән. Соңыннан, бала аңын югалткач, аны салкында калдырган», — дип хәбәр ителә.

«Кече яшьтәге баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Баланың әтисен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Тикшерүчеләр ир-атны сак астына алу турында ходатайствово бирергә җыена, әмма әлегә материаллар Турин район судына китерелмәгән.

«Һәлак булган баланың әнисе — гаепләнүче белән яшәгән хатын-кыз фаҗига вакытында өйдә булмый, балалар гигиенасы әйберләре алу өчен танышына кереп киткән була. Әни кеше өйгә кайткач, баланың үз-үзен тотышы сәер (еламый, сулышы авыр һәм карлыккан була) булуын сизеп ала. Шулай ук гаепләнүче ир-атның да үзен сәер тотуын сизә, шуңа күрә ул апасына кунарга китә. Хатын-кыз улы белән апасына килгәч, баланың хәле начарлана», — дип сөйләделәр Свердловск өлкәсе Тикшерү комитетында.

Свердловск өлкәсе полициясенең матбугат сәркатибе сүзләренчә, улын кыйнаган ир-атны сак астына алачаклар. 

Чыганак: Интертат 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев