Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Машинасында тереләй янып үлгән Илнарның ике баласы ятим калган

12 һәм 4 яшьлек ике бала

27 ноябрьдә Самара шәһәренең Киров базары янында авариядән соң, «Вольво» машинасы баганага бәрелә. Аның эчендә 34 яшьлек Илнар Г. янып үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Кич белән Елена Г. фатирына полиция хезмәткәрләре килә. Алар Еленаның ире йөри торган машина турында сорый. Елена башта аңламый тора. Чөнки кичке тугызларда гына алар Илнар белән телефоннан сөйләшкән була. Илнар тиздән кайтачагын әйтә.

Полиция алтынсу төсле «Вольво» турында сорый. Илнар «Вольво»да йөри, тик алтынсу булмый. Шуңа күрә полиция хезмәткәрләре китә. Елена балаларын йокларга яткыра.

Тик 15 минуттан хокук саклаучылар кире килә. Алар машина номерын ачыклаган. Ул Илнарныкы булып чыккан.

Илнарның 12 яшьлек һәм 4 яшьлек ике улы ятим калган. Олы малай әтисе үлгәнен белгәч бик елаган, ул коскан, аны көч-хәл белән тынычландырганнар. Нәни балага әлегә фаҗига турында сөйләмәгәннәр. Ул гел әтисен сорый икән.

Илнар Г. муниципаль оешмада микрорайон идарәчесе вазифасында эшли.

Фаҗига булган төндә авария урынына Илнарның дуслары, танышлары җыела.

Якынча белешмә буенча, Илнар идарәсен югалткан, ут баганасына бәрелгән һәм машинага ут капкан. Авария шаһитлары машинадан 28 яшьлек пассажирны тартып чыгарган, Илнарны коткара алмаганнар.

Елена бу авария башка машина йөртүчесе аркасында килеп чыккандыр дип фаразлый. Авария сәбәпләрен полиция хезмәткәрләре ачыклый, видеокүзәтү камерасы язмаларын өйрәнәләр. Исән калган пассажир әлегә авыр хәлдә хастаханәдә ята, диелә хәбәрдә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X