Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Мунчада ике хатын үлгән, бер ир-атны хастаханәгә озатканнар

Ир-атның хәле авыр дип бәяләнә

Башкортстанның Чишмә районында ике хатын-кыз мунчада ис тиеп үлгән, тагын бер ир-атны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Мәрхүмә хатын-кызларга 54 һәм 61 яшь булган, зыян күрүче ир-атка 33 яшь.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, ир-атның хәле авыр дип бәяләнә.

«Чишмә районында шәхси йорттагы мунчада ике хатын-кыз мәете табылу һәм ир-ат хастаханәгә озатылу факты буенча тикшерү бара. Аларда ис тиеп агулану билгеләре була. Фаҗига урынын тикшерделәр, үлем сәбәбен ачыклау өчен судмедэкспертиза билгеләнде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», — дип аңлатканнар Тикшерү идарәсендә.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев