Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

«Әни, үләбез», - дип кычкырды» — 29 яшьлек биюче Алинә Идрисова юл фаҗигасендә вафат

Алинәнең гомере Лаеш районы Имәнкискә авылы тирәсендә өзелгән

28 июль көнне җырчы Ринат Рәхмәтуллинның төркемендә эшләүче биюче кыз Алинә Идрисова юл һәлакәтендә вафат булган. Алинә нибары 29 яшендә, әнисен япа-ялгыз калдырып, якты дөнья белән хушлашкан. «Интертат» мәрхүмәнең якыннары һәм хезмәттәшләре белән аралашты, бу юл фаҗигасенең сәбәпләрен ачыкларга тырышты.  

«Әни, үләбез», — дигән сүзен генә хәтерлим…»

Алинәнең гомере Лаеш районы Имәнкискә авылы тирәсендә өзелгән. Аны руль артында йоклап киткән, ә саклый торган каешы эләктерелмәгән булган дип фаразлыйлар.

— Алинә рульдә иде. Мин аның янәшәсендә утырып кайттым. Казанда BlaBlaCar аша Урыссуга һәм Әлмәткә кайтучы өч кыз алдык. «Бензинга экономия булыр, фатир өчен азрак акчам да янга калыр», — дип сөенде.  

Болай да тизлек ярата иде. Йоклагач, кеше газ педаленә үзеннән-үзе баса икән ул. Алинәнең: «Әни, үләбез!» — дип ачынып кычкыруына йокымнан айнып киттем. Шул ике секунд эчендә борылыштагы юл билгесенә барып бәрелдек. Алинә машинадан 15 метр ераклыкка чыгып очкан. Ә машина 110 метр басу буйлап тәгәрәп барган. 

Кызымның муены сынган иде… Муен сынгач, кеше шунда ук үлә икән ул. Башка бер генә сыдырылган җире дә юк. Җирләгәндә күз алдымда курчак кебек ятты.

Пассажир кызларның икесенә бернәрсә дә булмады. Берсе шулай ук саклык каешын кимәгән булган, аның аягы сынган. Минем күземә кан сауды, кулым сынды, бөтен тәнем күгәреп беткән. Тән сызлаулары бернәрсә түгел икән ул, ә менә җан яраларын нәрсә белән дәваларга? Йөрәккә ут капмый, диләр. Капса, йөрәгем әллә кайчан көеп, көлгә әйләнгән булыр иде инде. Ул кечкенә йөрәгем ничекләр түзәдер бу хәсрәтләргә. Бу хәлләрне башыма сыйдыра алмыйм. Китап язарлык булды бу, кызым. 

Кызымның үле гәүдәсен күрү белән башыма беренче килгән уй «асылынам» булды. Кызымнан башка ничек яшәрмен, дидем. Мин аны берүзем интегеп үстердем. Ике эштә эшләп, кимсенмәсен, башкалар кигәнне кисен, ашаганны ашасын, дидем.

Алинә бердәнбер балам иде минем. Ике бүлмәле фатирда ялгызымны калдырып китте дә барды. Әбисе янына фатир алу сөенече белән уртаклашырга барасы урынга, аның аяк очына, чәчәкләргә күмелеп барып ятты.

Менә хәзер башымда мең төрле «нигә» дигән сораулар бөтерелә. Нигә дүшәмбе генә бармадык икән, нигә ул көнне кайтырга чыктык икән дип үрсәләнәм. Ул юл билгесенә бәрелмәсәк, басуга тәгәрәсәк, исән калган булыр иде кызым дип уйлыйм…

Бу көннәрдә телефоным тынып тормый. Алинәнең дуслары, танышлары бик күп иде. Көне-төне шалтыраталар, кайгымны уртаклашалар. Эх, ул шалтыратулар хәсрәтемне азрак киметсә икән, дим.  

Баласы да калмады, ичмасам, дип тә уйланам… Ул баланың ятим үскәнен күреп җаным икеләтә көяр идеме икән», — ди Флера апа. 

Чыганак: Интертат, Гөлназ Хәбибуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев