Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

"Әнисе бит мылтык алганын белгән, шикләнергә тиеш иде..."

Җәмгыять шундый — монстрлар килеп чыга

Миңа шок булды. Мин белә торган мәктәп иде ул, директорын да беләм. Ул мәктәптә чыгышлар ясаганым да бар. Бик жәл инде балалар. Сабырлык ата-аналарына.

Халык шагыйре, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Intertat.tatar уздырган сораштыруда шулай дип белдергән.

Монда ни әйтәсең инде… Җәмгыять шундый — монстрлар килеп чыга. Психик яктан көпшәк кешеләр. Бу үзен тәңрегә тиңли, психик авыру бит инде. Андый психлар теләсә нинди режимда, теләсә нинди системада килеп чыгарга мөмкин. 

Бер нәрсә гаҗәпләндерә — мылтыкка рөхсәт алу шулкадәр катмарлы эш бит ул: тикшерә-тикшерә тәңкә корыталар. Моның бит маргинал икәне күренеп тора — ничек аңа тиз генә корал сатканнар?! 30 яшькә кадәр коралга рөхсәт бирергә ярамыйдыр дип уйлыйм, чөнки хәзер бик инфантиль яшьләр — соң өлгерәләр. Элек 14 яшендә әллә ниләр эшләгәннәрдер ул, хәзер бит 14 яшьлекләр еламыйча ашый да алмый.

Гел кабатлана торган интернет уеннары мәсьәләсе шаблон аңлату булса да, хаклык бар: уенда бер үлеп терелеп торгач, реаль дөнья белән виртуальне бутау барлыкка киләдер, күрәсең. 

Социаль челтәрләрне махсус хезмәтләр күзәтеп бара. Психларга игътибар итмиләр, күрәсең. Ә бит яшүсмерләр ныграк күзәтелергә тиеш. Төп куркыныч шулардан килә.

Хәзер инде шөрепләрне ныграк кысу турында, мәктәптә хәрби сак кую турында сөйләшәләр. Мәктәпне биек коймалар артындагы төрмә кебек итеп тә булмый бит инде.

Гает алдыннан дингә бәйләргә маташучылар да булды, киресенчә, монда имансызлык ята, дин дә, тел дә юк, милләтсез-тамырсыз маргинал бу! Моның өчен изге бер әйбер юк. Кызганыч, андыйлар күбәя бара. Милли, дини тәрбия юк, эш белән тәрбияләү юк. Физик эш эшләгәндә Алла язмаган фикерләр килми.

Тәрбия булырга тиеш. Ул гаиләдән килә инде. Әнисе бит мылтык алганын белгән. Малаеның аучы түгеллеген белә, шикләнергә тиеш иде. Гаиләдә җан җылысы, рухи җылылык булмагандыр, миллилектән аерылган маргинал гаилә.

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев