Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

"Шулхәтле кыска булган икән гомеркәйләрең. 34 кенә бит!"

Аяз көнне яшен суккан төсле

"Узган гомер аккан сулар кебек, диләр...хак икән! Аяз көнне яшен суккан төсле, өзелеп сөйгән ире Фәрит белән 2 улын ятим итеп, картаеп кына тапкан әнисенең үзәкләрен өзеп, бергәләшеп төзеп килгән дөньясын калдырып, туганнан туган сеңлебез Ландышның арабыздан киткәненә бүген 40 көн", - дип яза Әгерҗедән Альбина Кәримова.

Тормышны үтә яраткан, елмаеп-көлеп кенә яшәгән, арабыздагы иң кечкенәбезнең юклыгына әле дә күңел ышанмый, ышанасы килми, йөрәк кабул итми... Әмма, нишлик... Ходайның әмеренә карышып булмый. Шулхәтле кыска булган икән гомеркәйләрең, Ландыш. 34 кенә бит!

...Ир канатың- Фәриткә сабырлык, нарасый баланы үстерергә көч бирсен. Тар каберләрең киң, караңгы гүрләрең якты, урыннарың җәннәт түрләреннән булсын, Раббым! Догабыздан калдырмабыз, сеңелкәебез..." - дип уртаклаша ул...

Фото: социаль челтәрләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев