Соңгы кыңгырау бәйрәменә әзерләнгәндә укучы кыз егылып үлгән
Мәрхүмә кызның анасы баласында җитди авыру булуын кире кага
Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәрендә мәктәптә концерт репетициясе вакытында 9 яшьлек кыз үлә. Икенче сыйныфта укучы баланың җитди авыруы булган дигән версия бар. Тик туганнары моны кире кага. Тикшерү бара. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.
18 майда актлар залында Соңгы кыңгырау бәйрәмен кабатлыйлар. Сәхнәгә хореография түгәрәгендәге кызлар чыга. Музыка уйный башлый. Шул чакта бер бала егыла. "Кыз егылды да үлде", - ди шаһитлар.
Башка балалар башта берни дә аңламый тора. Егылган кыз хәрәкәтсез ята. Кызлар аның янына йөгереп килә, олылар баланы торгызмакчы була, ләкин бала аңсыз кала. Ашыгыч ярдәм чакыралар, табиблар баланың үлүен раслый.
"Комсомолка" хәбәрчесе мәктәптәге кешеләрдән сораштырып караган. Тик директор комментарий бирмәскә кушуларын әйткән. Тикшерү барышына сылтама белән, Миасс мэриясендә дә җавап бирүдән баш тартканнар.
Мәрхүмә кызның анасы баласында җитди авыру булуын кире кага. "Баланың сәламәтлегендә ачыкланган бернинди дә проблема юк иде", - дип яза ул социаль челтәрләрдә. Тик "Комсомолка" хәбәрчесенә аңлатма бирми.
Чыганак: Интертат
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.100
-
1 июль 2022 - 08:53Гүзәлем: «Гомеребезнең иң зур сәфәренә юл тоттык» Исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын7500
-
21 июнь 2022 - 16:43Әгерҗедән 100 яшьлек Маһинур Гобәшева сугыш еллары турында
-
15 июнь 2022 - 14:47Мәдәният ветераны Фаиз Мусин "Әгерҗе хәбәрләре" ретро-фотографиясе белән уртаклашты
-
29 июнь 2022 - 13:42Әгерҗедә балалар өчен Сабантуй үткәрделәр (ФОТО)Хәтта традицион ат чабышы да булды!40300
-
1 июль 2022 - 13:28Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.923001
-
28 июнь 2022 - 10:11Әгерҗедә Украинадагы махсус операциядән кайткан якташыбызны каршы алдылар Туганнары якын кешеләрен вокзал перронында каршы алды68400
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.56900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика