Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Татарстан вахтачылары эшкә китеп һәлак булган

Тикшерү бара

Татарстаннан өч вахтовик Пермь краенда һәлак булган. Бу хакта мәгълүмат край прокуратурасының рәсми сайтында барлыкка килде.

Өч эшченең гәүдәсе Усольск районының Шишкино авылы янында урнашкан көнкүреш вагонында табыла. Вахтовиклар эшкә Татарстанның Тукай районыннан килгән.

Ир-атларның үлү факты буенча күзәтчелек ведомствосы Дәүләт хезмәт инспекциясе белән берлектә тикшерү үткәрә.

«Эш бирүче һәм хезмәткәрләр тарафыннан хезмәт законнарын, шулай ук хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәүгә хокукый бәя биреләчәк», — дип билгеләп үттеләр край прокуратурасында.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев