Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстанда боз астына киткән балыкчыны коткарганнар

    Бозга кергән өчен 1500-200 штраф каралган

    Татарстанда боз астына төшеп киткән балыкчыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

    Бүген 5:37 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыруның 112 бердәм номерына Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы янында Ык елгасында 59 яшьлек ир-атның ерганакка төшеп китүе һәм ярдәм сорап кычкыруы турында хәбәр итәләр.

    Урынга «Хивус-10»да коткару посты хезмәткәрләре килгән. Ир-атны ярдан 500 метр ераклыкта табалар. Өшегән ир-атны ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар.

    Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юка бозга чыгуның куркыныч булуы турында кисәтә. 7 сантиметрдан юкарак бозга кергән өчен 1500-200 штраф каралган.

    Быел республикада балыкчылар еш чыга торган сулыкларда боз кату чорында 9 коткару посты тәүлек әйләнәсе кизү тора. 

    Чыганак

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: