Татарстанда ике машина бәрелешкән, бер кеше үлгән
Көчле бәрелүдән соң бер машина юл кырыена төшеп киткән
Бүген көндез республиканың Азнакай районында юл-транспорт һәлакәте булган. Трассада «Лада Гранта» һәм «Chevrolet» маркалы җиңел машиналар кара-каршы бәрелешкән. Көчле бәрелүдән соң бер машина юл кырыена төшеп киткән. Чит ил машинасының ярты өлеше каты җимерелгән.
«Татар-информ»га вакыйга урынында булучылар сөйләвенчә, юл-транспорт һәлакәтендә Chevrolet машинасының йөртүчесе һәлак булган. «Лада Гранта» машинасының йөртүчесе һәм пассажиры имгәнгән. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев