Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Татарстанда классташлары күз алдында бала үлгән

Табиб чакыртканда соң була

Чаллыда уку йорты янында 15 яшьлек үсмер вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итте.

Фаҗига кичә көндез булган. Малай, аңын югалтып, уку йорты коймасы янында җиргә егылган. Аның янында булган сыйныфташлары ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма табиблар малайның гомерен саклап кала алмаган.

«Үсмер соңгы көннәрдә кәефе начар булуын әйткән. Ул башы бик каты авыртуга зарланып медицина кабинетына мөрәҗәгать иткән, аның кан басымы уйнаган. Үлемнең сәбәбе суд-медицина экспертизасы үткәргәннән соң ачыкланачак», - дип хәбәр итте чыганак. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев