Татарстанда нефть предприятиесендә ике кеше һәлак булган

Урыннан видео чыкты
Татарстанда урнашкан нефть предприятиесендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган.
«Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булганча, фаҗига бүген Сарман районының Зур Нөркәй авылындагы нефть фирмасы территориясендә килеп чыккан. Чыганак мәгълүматлары буенча, сынаулар вакытында биредә шартлау булган.
Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булган, берсе зыян күргән.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә агентлыкка белдерүләренчә, зыян күрүчене авыр хәлдә Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар. Аның кул-аяклары һәм күкрәк читлеге имгәнгән.
Фаҗигадән соң Сарман районы прокуратурасы тикшерү эшен башлаган. Урынга район прокуроры Татьяна Федоровская килгән.
ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, гадәттән тыш хәл «МНКТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ачык мәйданчыгында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, һава белән сынау үткәргән вакытта су җибәрү җайланмасының савыты шартлаган.
«Күзәтү ведомствосы белгечләр белән бергә эш башкарган вакытта иминлек кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәчәк», — дип искәртте Галиев.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 13:17Казанда 4 кешелек гаилә газ белән агуланган Прокуратура тикшерү оештырган4600
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10500
-
15 февраль 2021 - 09:34Варклед-Бодьяда Пилмән фестивале кунаклар җыйды
-
14 февраль 2021 - 16:30Район җитәкчелеге 100 яшьлек юбилярны котлады
-
4 март 2021 - 08:00Көллият студентлары чаңгы ярышларында көч сынаштыЯрышларда тугыз команда катнашты4700
-
4 март 2021 - 17:50Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.301100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.118300
-
3 март 2021 - 18:14Нибары 44 яшь иде: танылган актер вафат... Туган көненнән соң нибары ике көн яшәп калган59700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика