Татарстанда тагын бер баланы үтерә язганнар
Нишләгән бу әниләр?!
Тикшерүчеләр фаразынча, Сарман районында 9 гыйнвар көнне исерек әни кеше бер яшьлек баласын буып үтермәкче булган. Сөяркәсе генә коткарып кала алган.
26 яшьлек хатын үзенең җинаятькә катышы булуын таныган, баланы ничек үтерергә җыенуын да күрсәткән. Ул стационар психологик һәм психиатрик экспертиза үтәчәк. Баланың сәламәтлегенә куркыныч янамый. Аны вакытлыча тәрбиягә алган гаиләдә.
Әнисен аналык хокукыннан мәхрүм итү турындагы мәсьәлә карала. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип яза ТР буенча тикшерү комитеты матбугат үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев