Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстанда яшь автоледи Башкортстан машинасы белән бәрелешкән

    Дүрт кеше зыян күргән

    Яшь автоледи Татарстанның Аксубай районында Башкортстаннан килгән автомобиль белән бәрелешә, дүрт кеше зыян күрә. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

    Юл-транспорт һәлакәте кичке сәгать алтынчыда Нурлат-Аксубай-Чистай трассасында, Түбән Саурыш авылы янында булган. Унсигез яшьләрдәге кыз идарә иткән «Санг Йонг» машинасы кырык яшьләрдәге ир-ат йөрткән «Лада Ларгус» белән бәрелешкән.

    «Чит ил машинасында өч кыз бар иде, берсе көчле авыртуга зарланды һәм шунда ук хастаханәгә китте. Ашыгыч ярдәм көтеп тормады, юлдан машина туктатып, шуңа утырып китте», — дип сөйләде шаһитлар.

    Аларның сүзләренә караганда, зыян күрүчеләрнең тагын өчесе һәм «Санг Йонг»ның тагын бер пассажиры, «Ларгус» машинасын йөртүчесе һәм аның пассажиры ашыгыч ярдәм табиблары килүен көткән. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

    Чыганак

     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: