Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә тагын ике кеше үлгән

Ике автомобиль дә юлның ике ягына төшеп киткән

Республиканың Биектау районында Казан - Малмыж трассасының 27нче чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Ravon җиңел машинасын йөртүче каршы як полосага чыгып, Land Rover внедорожнигы белән бәрелешкән.

Көчле бәрелүдән ике автомобиль дә юлның ике ягына төшеп киткән. «Авариядә бер кеше һәлак булган. Тагын берсе җәрәхәтләнгән. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Бу хәлнең шартлары билгеләнә», - диелә рәсми хәбәрләрдә.

Шаһитлар сөйләвеннән күренгәнчә, авариядә Ravon машина йөртүчесе һәлак булган, шул ук автомобильнең пассажиры зыян күргән, дип яза Татар-информ. Кызганыч, соңрак хастаханәдә ул да вафат булган.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев