Төнге өчтә чыккан янгында 61 яшьлек ир-ат һәлак булган
Фаҗига арты фаҗига
Татарстанда ут белән саксыз эш итү янгынга китергән, анда ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген 2.14 сәгатьтә 112 бердәм чакыру номерына республиканың Буа районы Күшке авылында кечкенә бүрәнәле йорт януы турында хәбәр килде.
Йортта янгын сүндергән вакытта 61 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган.
Янгынны иртәнге дүртенче киткәнче сүндергәннәр. Янгын мәйданы 50 кв. метр тәшкил иткән.
Беренчел мәгълүматлар буенча фаҗиганең сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев