Торак йортта янгында ир-ат һәм хатын-кыз үлгән
Янгын сәбәпләрен ачыклыйлар
Яшел Үзәндә торак йортларның берсе фатирында чыккан янгында ир-ат белән хатын-кыз үлгән.
Бүген, 12.00 сәгатьтә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына Төзелеш урамындагы торак йортларның берсендә янгын чыгуы турындагы хәбәр килгән. Беренче каттагы фатирда 3 кв.метр мәйданда урын-җир янган. Фатир тәрәзәсенә тимер рәшәткә куелган булган.
Янгын сүндерүчеләр фатирда ир-ат белән хатын-кызны тапкан, аларны урамга алып чыкканнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Әмма табиблар аларның үлемен раслаган.
Янгын сәбәпләрен ачыклыйлар.
Агентлыкка билгеле булганча, фатирда чүп-чар күп булган. Анда яшәүчеләр чүп-чар ташыган һәм озак вакыт фатирда җыеп тоткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев