Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Туй көнне бер гаиләдән 15 кеше үлгән

Фаҗигадән соң, туй булмый

Шимбә көнне Кениядә суга баткан автобуста егермедән артык кеше һәлак булган. Автобус пассажирлары туй тантанасына баручы хор җырчылары булган. 

Мвинги шәһәрендәге католик чиркәү хоры утырган автобус елгага төшеп киткән. 19 кеше үлгән, дип хәбәр итә «Вести» каналы.

Йөртүче ир-ат автобусны су баскан күпер аша алып чыгарга маташкан. Ләкин агым бик көчле булу сәбәпле, транспорт елгага төшеп киткән. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Соңрак РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, һәлак булучылар саны 24 кешегә җиткән, 12 кешене коткарганнар. Алар арасында дүрт бала һәм сигез олы кеше бар. 

Һәлак булган 15 кеше барысы да бер гаиләдән була. Алар туйга бара. Фаҗигадән соң, туй булмый.

Автобус Энзиу елгасын кичеп чыкмакчы була. Тик йөртүче идарәсен югалта. Автобус сул якка янтая һәм суга ава. Полициядә хәбәр ителгәнчә, салондагы кешеләр католик чиркәү әгъзалары. Алар 70 яшьтән олырак ир белән хатынның туенда җырларга тиеш булган.  

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев