Туйда бәйрәм итү фаҗига белән тәмамланган
Җинаять эше ачылган
Татарстанның Спас районындагы Кызыл Бистә авылында 20 яшьлек егет үги әтисен буып үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
26 сентябрь, шимбә иртәсендә, Кызыл Бистәдә яшәүче 38 яшьлек ир-атны кыйналган һәм буып үтерелгән килеш табалар. Җинаятьтә шикләнеп аның 20 яшьлек үги улын тоткарлыйлар. Егет үз гаебен өлешчә таный.
Тикшерү версиясе буенча, егет кичке якта туйдан кайта, ул исерек була. Шуннан соң ул үги әтисе белән талаша башлый, аннары алар сугыша тотына. Яшь егет ир-атны буып үтерә.
«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев