Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Туйдан соң хатынын һәм аның сеңлесен үтергән

    Татарстанда коточкыч фаҗига

    Мәләкәс шәһәрендә үзенең 20 яшьлек хатынын һәм аның 18 яшьлек сеңлесен буып үтергәннән соң, Чаллы егетенә карата «Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

    Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге хәлнең барлык шартларын билгели. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү Идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

    Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Чаллы кешесенең туйдан соң өч көн үткәч, үзенең хатынын һәм аның туганын бугазлавы турында язган иде. Мондый ерткычларча гамәленнән соң, егет әтисенең мылтыгын алып, республиканың Алабуга районындагы тукталышта автомобиль эчендә үз-үзенә ата.  

    Фото: https://pixabay.com/ru

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: