Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

"Укытучы аның юлына каршы чыкты. Ләкин өлгермәде. Ике тапкыр аткан тавыш ишетелде.."

Укытучылар үз гомерен аямыйча, балаларны коткарырга тырышкан

Казанның 175 нче мәктәбендә фаҗига вакытында укытучылар үз гомерен аямыйча, балаларны коткарырга тырышкан. Бу турыда РИА Новости язды.

«Әгәр сыйныф җитәкчесе булмаса, корбаннар күбрәк булыр иде» — татар теле укытучысы Диләрә Галиуллина турында 8А сыйныфы укучылары шулай дип сөйли. 

Җинаятьче татар теле укытучысына берничә тапкыр ата, хәзер ул хастаханәдә ята. 

Илназ Галәвиев корал тотып өченче катка менгәндә, ни булганын әле беркем дә аңламаган. 

«Без шартлау ишеттек, тәрәзә янына бардык, физкультурага бара торган укучыларның йөгерешеп чыгуын күрдек. Аннары динамиклардан куркыныч турында кисәтү әйттеләр, укытучы барыбызга да парта астына качарга кушты», — дип сөйли 8А сыйныфында укучы малай. 

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Диләрә Галиуллина нәкъ шушы вакытта дәрес алып бара. Ул берничә ел шушы сыйныф җитәкчесе була. Шуңа күрә балалар аны ярты сүздән аңлый. Укучылар парта астына кача башлауга, бүлмәгә коралланган Илназ Галәвиев килеп керә.

«Диләрә Әхмәдиевна аның юлына каршы чыкты. Ул аңа кабинеттан чыгарга кушты. Аннары гөл савытын алып, ыргытырга маташты. Ләкин өлгермәде. Ике тапкыр аткан тавыш ишетелде. Укытучы идәнгә ауды. Ә үтерүче безгә кереште», — дип сөйли укучы малай.

Берничә кешене терәп атканнан соң, бер сүз дә дәшмичә, Илназ кабинеттан чыгып китә, башка ишекләргә шакып йөри башлый. Ләкин аңа беркем дә ишек ачмый. Исән калган балалар полициягә шалтырата. Берничә төркем спецназ килә, балаларны эвакуациялиләр. Яраланган укытучыны хастаханәгә алып китәләр. Аңа операция ясыйлар, аннары Мәскәү хастаханәсенә озаталар.

8А сыйныф укучылары укытучының дөрес эшләвен, әгәр ул булмаса, корбаннар тагын күбрәк булуын әйтә. Галиуллин үтерүчене тоткарларга маташкан чакта, балалар парта астына качып өлгерә, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Фото: Казан белем бирү порталы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев