Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

«Ул безнең сыйныфка бәреп керде дә кешеләрне атып үтерә башлады» (ВИДЕО)

Фаҗига мизгелләре турында

Казанның 175нче мәктәбендә сигезенче сыйныфта укучы Әхмәт Хәйруллин бүлмәдә атыш булган мизгелләр турында сөйләде.

«Мин бу сыйныфта идем, утлы корал тоткан кеше безнең сыйныфка бәреп керде дә кешеләрне атып үтерә башлады», – дип сөйләде Әхмәт.

Укучы сүзләренчә, укытучының гамәлләре зур югалтуларны булдырмый кала алган - ул барысына да парта астына качарга кушкан.

«Ул берни кычкырмады да, керде дә кешеләрне атып үтерә башлады», – ди сигезенче сыйныф укучысы.

Әхмәт сөйләвенчә, аларның сыйныфыннан бер кыз котылу өчен тәрәзәдән сикергән. Җинаятьче укытучының аягына аткан, аннары укучыларга ата башлаган.

«Аннары ул чыгып китте һәм кешеләр полициягә шалтырата башлады», – диде Әхмәт.

Үсмер сүзләренчә, һөҗүм итүче кеше сыйныф бүлмәсенә кергәнгә кадәр, алар баскыч мәйданчыгы янында шартлау ишеткән. 

Әхмәт - Совет районы мөхтәсибәтенең «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның улы. Элегрәк «Татар-информ» мәктәптә ату вакытында аның баласы яралануы турында хәбәр иткән иде. Балаларның кечесе өченче сыйныфта, өлкәне сигезенче сыйныфта укый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев