Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

«Янгын ике балалы гаиләне урамда калдырды, бер әйберне дә алып чыга алмадылар»

“Карактан кала, уттан юк”

Шимбә көн Балтачта яшәүче Һадиевлар гаиләсенә зур хәсрәт килә. Эльвира һәм Рәнис бер мизгелдә йортсыз кала. Мунчалары да янып бетә. Өй эчендәге бер генә әйберне дә алып чыга алмый алар.

– Бертуган абыемның улы гаиләсенә килде бу сынау. Рафис абыем 35 яшендә яман чирдән үлеп китте. Энем кечкенәдән ятим үсте. Шулкадәр тырыш бала инде ул. Бар эшкә кулы ятып тора. Йорт җиһазларына кадәр үзе ясады. Киленебез Эльвира бюджет өлкәсендә эшли. Ике кечкенә балалары бар. Бу сынауны башка кешеләр ярдәмнән башка җиңәрлек түгел, – ди апалары Зөлфия.

“Карактан кала, уттан юк”, – диләр. Гомер буе җыйган малыңны берничә сәгать эчендә көлгә әйләнүен күрү җиңел түгел. Күпме хезмәт, тырышлык юкка чыккан. Күңелендә изгелек булган кешеләр бу гаиләгә ярдәм итә ала. Булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Һадиев Рәнис Рафис улы исемендәге банк картасы номеры 4276 6200 2354 5928. Карта 89179391671 телефон номерына беркетелгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев