Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Зур янгын чыккан, торак йортлар яна

Көннәр куркыныч эссе тора

Ульяновск өлкәсенең Майна бистәсендә зур янгын котыра. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Башта урман комбинаты яна башлый, аннары ут йортларга күчә. Хәзерге вакытта биш йорт яна.

Янгын мәйданы өч мең квадрат метрдан артыграк. Төтен бик ерактан ук күренә.

Янгын турында өченче яртылар тирәсендә хәбәр итәләр. Элеккеге урман комбинаты территориясендә пычкы чүбе яна башлый.

«Янгынга югары ранг билгеләнде. Урынга өстәмә янгын сүндерү техникасы җәлеп ителде», — дигәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Ут бик тиз тарала, урынга янгын сүндерүчеләр килгәндә 3350 квадрат метр мәйдан яна торган була.

Хәзерге вакытта 300 квадрат метрда ике торак йорт яна, тагын 250 квадрат метр мәйданда өч өйгә ут капкан, аларда кешеләр яшәми, 600 квадрат метр мәйданда каралты-куралар яна. Шулай ук 1000 квадрат метр мәйданда склад яна, анда пычкы чүбе тутырылган савытлар урнашкан.

Урында коткаручылар эшли. Янгынны махсус поезд ярдәмендә сүндерәләр.

Фото: социаль челтәрләр

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев