Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Балалар белән террорчылык турында ничек сөйләшергә?

Ул-бу була калса, нишләргә?

Соңгы арада җанны өркетерлек террорчылык очраклары турында еш ишетергә туры килә. Әледән—әле мәктәпкә йә балалар бакчасына бәреп кереп, кеше үлеменә китергән фаҗигаләр булып тора. Андый вакыйгалар әти—әнидән дә, балалардан да, гомумән, җәмгыятьтән икеләтә уяулык, игътибарлылык таләп итә, билгеле. Балалар белән террорчылык турында ничек сөйләшергә? Гомумән, сөйләшергә кирәкме? Пульмонолог, терапевт Олег Абакумов шуңа бәйле киңәшләре белән уртаклашты.

– Дөресен генә әйткәндә, иртән уянып, яңалыклар тасмасын карарга да куркыныч. Бернинди гамәл кылмыйча, кул кушырып утырырга да ярамый. Кечкенә адымнар белән булса да, без нәрсәнедер үзгәртергә тиеш, – ди табиб. – Әйтик, шушы арада булган Ижаудагы очракны гына алыйк. Кеше кулына корал тотып, мәктәпкә бәреп керде! Бер караганда, бу – алдан фаразлап булмый торган һәм теләсә кайсы мәктәптә булырга мөмкин хәл. Әмма моның психологик ягын да карарга кирәк дип саныйм.

Утсыз төтен булмаган кебек, Олег Абакумов әйтүенчә, мондый очраклар  җәмгыятьтәге гомуми агрессия һәм көч куллану дәрәҗәсенә бәйле. Психологлар да шулай ди. «Дөресен әйткәндә, көн саен диярлек кисәтү булып кабул итәрлек очраклар белән очрашып торабыз. Әмма аларны колак аша уздырып та җибәрергә яратабыз. Минем йортым – кырыйда, бу миңа кагылмый дип уйлый күбебез», – дигән фикердә табиб.

Белгеч сүзләренчә, безнең җәмгыятьтә нәрсәдәндер зарлану дөрес гамәл буларак кабул ителмәгән. Балаларны да зарланмаска өйрәтеп үстерәләр. «Шуңа да, баланы рәнҗетсәләр дә, ул дәшми. Әмма андый рәнҗетелгәннәр үсеп җиткәч, мәктәпкә корал тотып керә…» – дип борчыла Олег Абакумов.

Балалар белән генә түгел, акылы җитлеккән кешеләр белән дә көч куллану, террорчылык очраклары турында сөйләшү җиңел бирелми. Әмма, табиб сүзләренчә, сөйләшергә мөмкин һәм кирәк тә.

– Көч куллану һәм башка шундый золымнар турында сөйләүдән куркып, сабыйларыбызның күзен дөньяга ачмыйбыз һәм шундый хәлләр китереп чыгарабыз. Ә бит аларның күпчелеген булдырмый калу да мөмкин иде… Ата-аналар кайбер нәрсәләргә күз йоммаса, үз балалары белән ачыктан-ачык сөйләшсә, билгеле, – дигән фикердә Олег Абакумов.

Белгеч бу җәһәттән түбәндәге киңәшләре белән дә уртаклашты.

– Кагыйдәләр һәм шәхси чикләр турында аңлатырга. Бала башка кешенең чикләрен дә бозарга тиеш түгел, шулай ук үзенекен бозуга да юл куймасын.

– Баланы әләкче, куркак, яла ягучы дип санарга һәм аларга шулай дәшәргә ярамый. Җәмгыять өчен игътибарлы һәм кеше хәленә керә белүчән шәхес үссә, яхшырак бит. Көч куллануның кайсы да җинаять инде ул. Хәтта берәүнең иптәшенең башына китап белән сугуы да! Бу хакта дәшми калырга кирәкми. Усаллыкны иртәрәк күреп, иртәрәк сәбәпләрен юк итәргә  мөмкин.

– Балага сораулар бирергә кирәк, борчулары турында белешергә. Әмма артык кайгыртучанлык та күрсәтергә кирәкми. Мөстәкыйль һәм тормышка яраклы кеше үстерергә тиеш сез.

Олег Абакумов әйтүенчә, балага мәктәптә ул-бу була калса, үзеңне ничек тотарга кирәклеген дә өйрәтергә кирәк.

– Әйтик, мәктәптә атыш башланды, ди. Булдыра алганча, куркыныч тудырган урыннан тизрәк качарга кирәк. Батырлык күрсәтеп, сәбәпләр ачыклап торырга түгел! Мәктәптән мөмкин кадәр ераграк урынга качу ягын кайгыртырга кирәк, шул ук вакытта халык төркеме таптый күрмәсен, – дип аңлата ул. – Йөгерүнең дә үз нечкәлекләре бар. Әйтик, яралану куркынычы кимесен өчен, туры түгел, зиг-заг ясап, төрле якларга авышып йөгерергә кирәк. Куркынычсызрак урынга килеп җиткәч, әти-әнигә хәбәр салырга һәм кичекмәстән 102, 112 телефон номерларына шалтыратып, мәктәптәге хәлне мөмкин булганча тулы итеп аңлатып бирү мөһим. Әгәр дә качарга мөмкинлек юк икән, парта, шкаф ише урыннарга качарга тырыш. Кулыңа сакланырга булыша алырлык предмет алсаң, яхшы. Әйтик, урындык.

Чулпан Гарифуллина, Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев