Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Чын балны ничек сайларга? (БӘЯЛӘР)

Ничек алданмаска?

Бал аерту, бал сатып алу сезоны җитте. Тәмле балны ничек сайларга? Ничек алданмаска? Умартачы Нияз Сабирҗанов укучыларга бал сайлау буенча киңәшләрен бирде.

Беренчедән, балны белгән, таныш умартачылардан алырга тырышыгыз. Сыналган кешедән алсагыз, оттырмассыз. Казанда узган ярминкәләргә дә яхшы умартачылар килә.
Өлгергән бал куе, иртәрәк суыртылганы сыек була.
Тәмле бал, кабып карагач, тамакка утыра һәм әчкелтем тәм калдыра.
Калак белән алып, сузып караганда, чын бал өзелми. Сузылучан була. Калакта беткәч, өзелә, әлбәттә, тик анда да яхшы бал өзелгән урыннан өскә менеп китәргә тиеш.
Кашыктан кире төшергәндә, сыгылмаланып, тартылып ала.
Бал төсенә дә аптырарга кирәкми. Карабодайныкы – кара, юкә һәм донникныкы ачык төстә була. Ләкин чын юкә балы гына булмаска да мөмкин. Юкә белән чәчәк балы да кушыла ала.
Балны кабап караганда, тәменә генә алдана күрмәгез. Халык телендә “Кытай балы” дип йөртелгән ризыкка төрле тәмләткечләр кушыла.
Кышын бал сатып алырга килүчеләр арасында аптырап: “Бал сыек була бит”, – дип сораучылар да бар. Ул вакытта чын бал да куелана, төбенә утыра башлый.
 

Бал бәяләре

3 литрлы чәчәк балы 1500-3000 сум тора. Юкә балы, гадәттә, кыйммәтрәк йөри. Ләкин кайбер умартачылар юкә балын да, чәчәк балын да бер бәядән сата. Мәсәлән, Сабирҗановлар 3 литрлы юкә балын 1500 сумга тәкъдим итә.

Кәрәз (1 кило) – 500 сумнан башлана

Перга (100 грамм) – 250 сум

Балавыз (1 кило) – 500 сум

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев