Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Дару үләннәре җыю остасы Рәйсә Мухъянова: Үләннәрне иң яхшысы май аенда җыеп киптерү

Үләннәрне иртәнге якта җыярга кирәк

Исәнбайда яшәүче Рәйсә МУХЪЯНОВА гомере буе дару үләннәре җыя. Теге яки бу авырудан  зарланып килгән авыл кешеләренә дә йә киптерелгән үләннәр, йә алардан ясалган төнәтмәләрне бирә ул.

ҮЛӘН АШАП ҮСКӘН БУЫН

– Сугыш чоры балаларының кайсы гына дәһшәтле еллар вакытында үлән татып карамады икән?! Без – бер телем ипигә тилмереп үскәннәр бигрәк тә басу-кырлардан кайтып кермәдек, – дип искә ала үсмер елларын Рәйсә апа.

Яшь кычытканнан аш пешерү, аңа бәрәңге урынына кәҗә сакалын турап салу, ботка пешергәндә ат кузгалагы орлыгын кушу, юкә кабыгын киптереп, шуңа арыш өстәп он итеп тарттыру, кузгалак, кукы, балтырганнар ашау – барысы да ерак үткәндә калса да, шул чорлар искә төшкән саен күңеле тула өлкән авылдашымның.

 – Чирәм борын төртүгә яланаяк йөри идек. Аның да сәламәтлеккә файдасы зур булгандыр, – ди Рәйсә әби.

ВИТАМИН – АЯК АСТЫНДА

Табигать белән бербөтен булып үскән Рәйсә яшь вакытыннан ук дару үләннәре җыеп, аларны киптереп, төнәтмәкайнатмаларын ясап, аларны иммунитетны ныгыту һәм төрле авыруларга каршы куллана башлый. Газета-журналларда дару үләннәре турында басылган язмаларны да җыеп бара. Бу көннәрдә Рәйсә апа 
нәкъ менә үләннәр җыю белән мәшгуль. Хәзер инде басу-урманнарга йөрү сирәгәйсә дә, болын, капка төбе, бакчалардагы нигъмәтләрдән дә менә дигән кышлык запас тупларга була, ди ул. “Аяк асты тулы – витамин. Бары иренмәскә генә кирәк“, дип тә өсти.

– Үләннәрне иң яхшысы – табигатьнең иң матур чорында – май аенда җыеп киптерү. Аларның бу чорда үзкыйммәтен һәм файдасын югалтмаган чоры, – ди Рәйсә апа. Шуны истә тоту мөһим, дару үләннәрен яңгырсыз коры көндә, иртәнге якта җыярга кирәк. Әгәр үлән яңгырга яки чыкка чыланган икән, кипкәнен көтегез. Юкса, ул күгәрә һәм файдасы калмый. Тагын бер киңәш: үләннәрне җилсез һәм кояш төшми торган урында киптерергә, аны кәгазь капларда яки чүпрәк капчыкта саклау мөһим.

– Дару үләннәре – авыруларга каршы менә дигән витамин. Олыгайганчы авырмавымның, дару  кулланмавымның сәбәбе – табигать нигъмәтләрендәдер дип уйлыйм,– ди Рәйсә апа.

РӘЙСӘ МУХЪЯНОВАНЫҢ МАЙ ҮЛӘННӘРЕНЕҢ ФАЙДАСЫ ТУРЫНДА ҮЗЕ БЕЛГӘН ҺӘМ ТӨРЛЕ ЧЫГАНАКЛАРДАН ТУПЛАГАН МӘГЪЛҮМАТЛАРЫ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРАБЫЗ. 

КЫЧЫТКАН. Әлеге үләннең яфраклары – витаминнар хәзинәсе. Ул яраларны төзәтә, матдәләр алмашын, кан составын, сулыш юлларын яхшырта, аллергияне һәм бизгәк тотуны бетерә, иммунитетны ныгыта, күрү сәләтен яхшырта. Төнәтмә болай ясала: 15-20 грамм кипкән яфракка 1 стакан кайнап чыккан су салырга һәм бер сәгать термоста тотарга. Ашарга 20 минут кала 2-3 аш кашыгы эчәргә кирәк. Май аенда кычыткан ашы бик файдалы. Кычыткан суы белән чәчне чайкасаң, ул аның төпләрен ныгыта, коелудан да файдасы зур. Әрекмән тамыры белән юсаң, чәч тагын да ныгый.

КАЕН ЯФРАГЫн да май аенда җыю хәерле. Ә бөреләрен иртә язда, кар эреп беткәнче җыярга кирәк. Аларны салкын тигәндә, ютәл булганда кайнатып эчү – терелүгә бер адым. Нарат бөресен аракыга салып куйсаң да була. Ютәлләгәндә көнгә ике тапкыр берәр чәй калагы эчәргә кирәк.

ТУЗГАНАК һәм СИРЕНЬ ЧӘЧӘКЛӘРЕ. 1 литрлы банкага икесен дә тутырып, чистартылган көнбагыш мае салып берәр ай чамасы тотабыз. Әлеге төнәтмәне кул-аяк, буыннар сызлаган, тәндә таплар булган урыннарга сөртергә була. Салкын тигәндә көнгә ике тапкыр берәр чәй калагы эчәргә дә мөмкин. Әлеге чәчәкләрне аерым-аерым банкаларга тутырып, өстенә аракы коеп та төнәтмәсен ясарга була. Авырткан урыннарга сөртсәң, файдасы зур. Сирень чәчәкләре төнәтмәсен аякта шпоралар булганда да, үкчә ярылганда да кулланалар. Аны көнгә өчәр тапкыр 30ар тамчы эчәләр, шул ук вакытта авырткан урынга компресс куялар. 

ТУЗГАНАК БАЛЫ иммунитетны күтәрә. Буыннар авыртканда ярдәм итә. Паразитларны куарга булыша.

ӘРЕКМӘН ЯФРАГЫ. Буыннар өстенә бәйләп куйсаң, авыртуы басыла. Тоз утырганнан һәм ревматизмнан да булыша.

СЫРГАНАКның җимешләре генә түгел, яфраклары да файдалы. Аның төнәтмәсе нерв системасына уңай йогынты ясый.

ҮГИ АНА ЯФРАГЫ. Төнәтмәсе ютәлләгәндә какырту һәм йомшарту үзлегенә ия. Төнәтмәсен 1 стакан кайнаган суга 1 аш кашыгы вакланган яфраклар исәбеннән ясарга кирәк. 30 минут төнәтәбез. Көнгә 3-4 тапкыр ашаганчы, 1-2 аш кашыгы эчәргә кирәк.

ИМӘН КАЙРЫСЫ. Бавыр авыруы булганда төнәтмәсен эчәргә, казналар канаганда, теш сызлаганда кайнатып чайкарга кирәк. Эч киткәндә дә файдасы зур.

БАКА ЯФРАГЫ җәрәхәтләрне тиз төзәтә. Киптерелгән яфрак шешләрне киметә, какырыкны яхшы куптара, озакка сузылган ютәлне җиңәргә ярдәм итә.

КАЕН, ҖИР ҖИЛӘКЛӘРЕ яфраклары. Иммунитетны ныгыту өчен чәйгә кушып эчәргә була. Салкын тигәндә төнәтмәсен кулланалар.

СӘЛАМӘТЛЕККӘ ЗЫЯНЫ БУЛЫРГА МӨМКИН.АЛДАН ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ КИРӘК. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев