Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Эт эчәгесеннән котылу юлы

Нәтиҗә булсын өчен болай итегез

Бәрәңге бакчасындагы эт эчәгесеннән зарланмаган кеше юктыр. Иң үзәккә үткән чүп үләне дә ул: утаган саен чыгып тора. 

Җәй төгәлләнергә торса да, эт эчәгесенә каршы нинди чаралар кулланып булуы турында бакчачылардан сораштык, чөнки аларны иртә яздан ук белеп тору мәслихәт.

Буа районы бакчачысы Фәридә апа Зәйнуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә люцерна чәчәргә киңәш итә. Әмма бер утыртып кына котылып булмый.
–    Люцернаны бер урында биш ел чәчәргә кирәк. Аның тамыры эт эчәгесен корыта. Безнең ике бакча, берсенә – бәрәңге, берсенә люцерна утырттык. Нәтиҗәсе булды, – ди Фәридә апа.   

Ә менә аш серкәсе сибеп кенә проблемадан котылып булмый икән. Бакчачы әйтүенчә, ул яфракларын гына яндыра, ә төбе кала. “Зенкор” дигән гербицид та, “Лазурит” ат эт эчәгесенә каршы көрәшә алмый. 

“Гезагард” дигәне булыша, ләкин аны дымлы туфракка бәрәңге тишелгәнче сибәргә кушалар. Рейсер, КЭ дигән гербицидны бәрәңгене чәчкәннән соң сибәләр. Тик ул җиргә башка культураларны бер елдан соң гына чәчәргә ярый. Көз көне, бәрәңгене алгач, арыш та чәчәргә мөмкин. Язын бакчаны трактор белән сөрдерсәгез, арышны куерак чәчәргә тырышыгыз. Бәрәңгене кечкенәрәк мәйданга утыртсагыз һәм ул урын хәзер буш торса, арышны бүген үк чәчә аласыз. Көннәр эссе торганда утыртсагыз, тагын да яхшы.

Башта яхшылап су сибегез, чәчкәч, кара пленка белән томалап куярга киңәш итә. Бу ысул чүп үләннәренә генә түгел, корткычларга һәм авыруларга каршы көрәш чарасы да. Бигрәк тә каты корт (проволочник) һәм нематодага (суалчан) каршы, – ди Фәридә апа.
Болардан тыш, кисточка белән генә, инструкция буенча, “Агрокиллер” яки  «Борщевик OFF” (йә булмаса икесен бергә кушып) гербицидларын эт эчәгесе яфракларына сөртеп чыгарга куша ул. Шунда ук бер чиләккә 50 грамм мочевина да кушарга була. Бәрәңге сабаклары көйгән вакытта эшләү тагын да җайлырак. 

Нәтиҗә булсын өчен, чүп үләненә каршы күршеләр дә көрәшергә тиеш. Югыйсә орлыгы алардан да очып керергә мөмкин бит. Орлыгы гына түгел, озын тамыры белән дә керә ул бакчагызга. 

Сарманнан Мөнәвир абый Зиннуров “Раундап” дигән гербицид кулланып карарга киңәш итә. Шуны эт эчәгесенә кисточка белән тидерсәң, бөтен күче бетә, ди.

–    Арыш белән бетерү технологиясенә килгәндә, ул күп вакыт һәм зур хезмәт сорый. Арышның үзе белән генә булмый, басу әйләнешенә күпьеллык үлән дә кертергә кирәк. Ә бу бакчаның куллану эффектын югалта, шуның белән отышлы түгел. Арышны чәчкәнче, бәрәңге рәтләре арасына бодай йә арыш саламы җәеп була. Бәрәңгене рәт араларын киңрәк (85-90 сантиметр) итеп чәчегез. Аннан соң ике тапкыр яфрак-сабакларны яхшылап күмеп бетереп өйгәннән соң, барлык мәйданга 7-10 сантиметр калынлыгында бодай йә арыш саламы (мульчә) җәеп чыгыгыз. Көз бәрәңгене җыеп алгач, саламны калдырып, җирне каплап сөрегез. Бәрәңге утыртканда буразнага  күпләп утын көле кертү мөһим. Көл бакчага керткән саламны үзләштергән вакытта бәрәңгегә фосфор һәм азот балансын тотар өчен кирәк. Бәрәңге үзе дә көл составындагы калийны бик ярата. Әлеге ысулны ел аралаш өч-дүрт тапкыр куллансагыз, эт эчәгесе белән билчәннән котылып булачак, – ди ул. 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев