Машинаны кабызгач ук мичне җибәрергә ярыймы?
Салкын двигательне кабызгач, мич тиешле эффектны бирми
Салкыннар башлангач, машина мичен двигатель җылынгач кына эшләтәсеме, әллә баштан ук җибәрергә ярыймы? Бу турыда автомобильләр турында сайтта аңлаталар.
Машина миче мотор чыгарган җылылык хисабына эшли. Ул җылылык системада циркуляцияләүче суыта торган сыеклыкка тапшырыла. Суыта торган сыеклык, үз чиратында, мичнең радиаторын җылыта, ә аның янында вентилятор тора. Двигатель салкын булганда, сыеклык температурасы да югары булмый, һәм җылыткыч җитәрлек җылылык бирә алмый.
Шуңа күрә, салкын двигательне кабызгач, мич тиешле эффектны бирми.
Дөрес булмаган фикер бар: двигательне кабызгач ук мичне җибәрү машинаны җылытуга йогынты ясамый. Чынлыкта исә, бу башкачарак: мичне бик иртә кабызсаң, ул җылылыкны системадан читкә җибәрә, һәм двигательне җылыту тизлеге акрыная. Нәтиҗәдә: салон да акрын җылына, оптималь эш температурасы булсын өчен двигательгә дә озаграк эшләргә кирәк була. Бу исә агрегатның ресурсларына да йогынты ясый.
Икенче яктан, салкын салонга кисәк кенә кайнар һава җибәрү дә проблема чыгарырга мөмкин.
Белгечләр алтын урталыкны сайларга киңәш итә. Ягъни двигательне җибәргәч үк мичне кабызмагыз, двигатель 40-50 градуска җылынгач, эшләтеп җибәрегез. Бу урамдагы температурага карап, 3-5 минут дәвам итә.
Болай эшләгәндә, двигатель оптималь температурага кадәр тизрәк җылына, ә бу исә аның эшенә һәм ягулык сарыф итүгә дә уңай йогынты ясый, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев