Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Сак булыгыз, елан тешләмәсен

Татарстанда бакыр елан (медянка), тузбаш елан (уж), гади һәм дала зәһәр (кара) еланнарын (степная и обыкновенная гадюка) очратырга була

Бик тиздән җиләк җыю сезоны башлана. Чәчәкләренең күплегенә караганда, быел бу нигъмәт мулдан булырга охшаган. Әмма җиләк җыю чорына елан тешләү сезоны да ияреп йөрүен онытырга ярамый.  

Белгечләр әйтүенчә, безнең Татарстанда бакыр елан (медянка), тузбаш елан (уж), гади һәм дала зәһәр (кара) еланнарын (степная и обыкновенная гадюка) очратырга була.

–    Соңгы елларда безнең заказник территориясендә гади һәм дала зәһәр (кара) еланнарын күрергә мөмкин. Бакыр еланнар да бар, әмма бик сирәк. Аларга охшаш көрән төстәге еланнар да очрый, – ди “Кичке Таң” дәүләт табигый заказнигы директоры Руслан Мәннапов. – Быелга килгәндә, аларның саны күп димәс идем. Узган елгы кызу җәйдә дә еш очратырга туры килмәде. Быелгы салкынча, дымлы һавада бөтенләй күренмиләр дияргә дә була.

Белгечләр фикеренчә, елан кешедән качып яши. Кеше аны сизгәнче, ул алданрак сизеп ала. Беренче булып зыян салмый. Шулай да аны күрүгә, кем әйтмешли, йөрәк табан астына төшеп китә. Әле дә хәтердә: бер елны авылда печән вакытында сәнәк белән арбага печән ыргытканнан соң өскә кечкенә елан килеп төшкән иде. Печән белән бергә ыргытылган булган, күрәсең. Печән ыргыткан саен әле хәзер дә шул хәл, искә төшеп, йөрәк “жуу” итә.     

–    Соңгы ике елда елан тешләп мөрәҗәгать итү очраклары булмады, – ди район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсе өлкән фельдшеры Гөлфия Симакова. – Моннан бер-ике ел элек Кыяс районыннан бер шалтырату булганы хәтердә. Әмма безнең территория булмаганлыктан, чакыру буенча чыгарга туры килмәде.   

Табиблар әйтүенчә, елан тешләсә, шундук ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк, үз белдегең белән дәвалануның зыяннан бүтән файдасы булмаячак. Елан тешләгән урын 2-3 сәгать эчендә шешә, кайнарлана, шештән елан тешләренең эзе күренмәскә дә мөмкин, беренче сәгатьләрдә аллергияле шок та булуы ихтимал.

–    Кайбер кешеләр елан чаккан урынга салкын куеп торалар. Җылытырга да, суытырга да кирәкми – бу кан басымын начарайта. Елан агуын суырып чыгарырга тырышу җәрәхәткә инфекция кертү ягыннан куркыныч. Елан тешләгән урынга жгут та салырга киңәш ителми. Бу  пациентның хәлен тагын да катлауландырырга мөмкин. Чөнки кан тамырларына зыян килеп, операциясез дәваланып булмау куркынычы бар, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибынының поликлиника эшләре буенча урынбасары Данис Шәймуллин. – Елан тешләгәндә кан басымы төшү, косу, эч китү, сулыш алу кыенлашу кебек билгеләр күзәтелергә мөмкин.

Хастаханәгә килеп җиткәнче дөрес эш итәргә кирәк. Супрастин кебек аллергиягә каршы антигистамин дару, 1-1,5 литр чамасы чиста су эчеп куйсаң, агуга каршы башлангыч көрәштә шулар җитә. Ә инде хастаханәдә токсикологлар кешене зәһәр елан тешләгәнгә инангач кына елан агуына каршы махсус дәвалау сыекчасы кертәчәкләр.

Табигатькә чыкканда, урманга барганда дөрес киенү шарт. Калын табанлы аяк киеме, балтырны каплап торган, тәнгә сыланып тормаган кием булса яхшы. Калын кием аша елан теше үтми. Үлән арасында җиләк яки гөмбә эзләп кул сузганчы, башта әйләнә-тирәне карап алыгыз. Еланнарның чишмә кырыйларында, салкынрак урыннарда суынырга дип яшеренүләрен истә тотыгыз. Аларның бигрәк тә суынган халәттә иртән тешләве ихтимал булуын онытмагыз.

Елан күргән очракта тыныч кына, артык чәбәләнмичә, кычкырмыйча читкә тайпылырга тырышыгыз. “Сакланганны Ходай саклар” дигән сүзләрне бу очракта да исегездән чыгармагыз.  
 

Текст после содержания указынный в настройках

Все новости нашего района читайте в  Telegram-канале Агрызские вести

 

 

Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев