Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Суганның файдасы зур

Соңгы вакытта дәвалануның шактый кыйбатка төшүе турында һәммәбез дә хәбәрдар инде. Менә безнең әби-бабаларыбыз өйдән чыкмыйча, бары тик кул астында булган әйберләр белән генә чирне җиңгәннәр. Мисал өчен, гадәти суганны гына алыйк.

Ул коры, бозылмаган һәм яңа өлгергән булырга тиеш. Суган белән дәвалануның берничә ысулын карап үтик.

1. Организмыгызның витаминнарга кытлык кичерүен сизсәгез, көн саен берәр суган ашагыз. Бу ашкайнату эшчәнлеген яхшыртырга да ярдәм итәчәк.

2. Тән тиресендә төрле ялкынсынулар, үлекле бетчәләр, яралар, пешү һәм өшү билгеләре булса, зарарланган тирегә 15-20 минутка марля аша суган боткасы куярга киңәш ителә.

3. Балада бабасырлар булуы ачыкланса, 3-4 көн дәвамында ач карынга суган ашату яки суган төнәтмәсе эчерү алардан котылырга булыша.

4. Бал кушылган суган, атланмайда кыздырылган яки сөттә пешерелгән суган йөткерүдән дәвалый. Дәвалану максатыннан көнгә 3-4 мәртәбә берәр аш кашыгы суганлы даруны кабып куярга кирәк.

5. Кан басымыгыз югары булса, чи суган ашарга киңәш ителә. Суганда кан басымын төшерергә булышучы матдәләр бар.

Суган төнәтмәсе. Суганны вакларга һәм өстенә 1 стакан су агызырга. 8-12 сәгать төнәтергә.

Суган боткасы. Суганны вак кыргычтан чыгарырга. Шул рәвешле әзерләгән ботканы 10-20 минут эчендә файдаланырга кирәк.

ЗАРАРЫ БУЛЫРГА МӨМКИН. ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ ЗАРУР.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев